Халыкның бозылган хокуклары торгызылды

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама шәһәре прокуратурасыннан алынган, Түбән Кама шәһәренең 36 микрорайонында урнашкан шәхси йортларда яшәүчеләрдән «каты коммуналь калдыклар белән эш итү» коммуналь хезмәте өчен түләү исәпләүнең нигезле булу-булмавына кагылышлы күмәк мөрәҗәгатен карап тикшерде.

«Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 26.12.2008 ел, №294-ФЗ Федераль законның 10 статьясындагы 3.2 өлеше нигезендә үткәрелгән алдан тикшерү материаллары нигезендә, «Гринта» ҖЧҖ эшчәнлегенең Көнчыгыш зонасында төбәк операторы тарафыннан Түбән Кама шәһәренең 36 номерлы микрорайонында Афанас, Субай, Чулпан урамнары буенча чүп чыгару хезмәте күрсәтелмәгән, шул ук вакытта түләү хисапланган.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча йорт милекчеләре өчен хисапланган түләүләр алар файдасына 60 589,02 сум күләмендә яңадан исәпләнгән.

Ачыкланган җитешсезлекләр буенча билгеләнгән тәртиптә «ГРИНТА» ҖЧҖ адресына гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында инспекция тарафыннан кисәтү бирелде.

Йортларда яшәүчеләргә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы белән килешү төзү юлы белән, каты коммуналь калдыкларны җыю, транспортлау, зарарсызландыру, күмү өлешендә торак законнары нормаларын үтәү зарурилыгы турында аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International