Мөрәҗәгать буенча чаралар күрелде

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспекты буенча 90 номерлы йортта яшәүчеләрнең кайнар су белән тәэмин итү буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булмавына кагылышлы күмәк мөрәҗәгате карап тикшерелде.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар расланды: фатирларда су алу нокталарында кайнар су температурасы норматив таләпләргә туры килми иде.

Тикшерү нәтиҗәсендә һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча сыйфатсыз коммуналь хезмәт күрсәтү өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты, штраф салынып, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү кагыйдәләрен бозу» дигән 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.

«ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ адресына билгеләнгән тәртиптә 2020 елның 26 мартына кадәр кайнар су белән тәэмин итү параметрларын норматив таләпләргә китерү турында инспекция тарафыннан күрсәтмә бирелде. Күрсәтмә үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.

Әлеге йортта яшәүчеләрдән алынган кайнар суның сыйфатының канәгатьләндерерлек булмавына кагылышлы мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, инспекция тарафыннан «Түбән Кама шәһәренең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты» МУП адресына кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системалары буенча терәк торбаларны алыштыру буенча Химиклар проспекты буенча урнашкан 90 номерлы йортны күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау программасына кертү кирәклеге турында хат җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International