Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә шәһәренең М.Калинин урамындагы 67 нче торак йортта яшәүченең инженер җиһазлары төзексезлеге аркасында күпфатирлы йортның подвал бүлмәсен су басуга карагылышлы мөрәҗәгате каралды.
Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен «Тан» торак милекчеләре ширкәте рәисе Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ штрафка тартылды. Ачыкланган хокук бозуларны бетерү өчен «Тан» торак милекчеләре ширкәтенә күрсәтмә бирелде.
Күрсәтмә үтәлде, бозулар бетерелде, бу хакта тиешле акт төзелде.