Торак бинада температураның тиешле дәрәҗәдә булмавы турында

2021 елның 19 марты, җомга

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Совет урамындагы 56 нчы торак йортта яшәүченең торак бинада температураның режимга туры килмәве буенча планнан тыш күчмә тикшерү уздырылды. Үткәрелгән тикшерү барышында «Тан» ИК ҖЧҖ тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында...» 06.05.2011 № 354 карары белән расланган Күпфатирлы йортта милекчеләргә һәм торак биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре бозылу очраклары ачыкланды.    

Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен бозган өчен «Тан» ИК ҖЧҖ директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 статьясы буенча Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан административ штрафка тартылды.

 Идарәче компаниягә ачыкланган хокук бозуны бетерү өчен күрсәтмә бирелде. Бу күрсәтмә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе билгеләгән срокларда үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International