Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Алиш урамы буенча 14 номерлы күпфатирлы торак йортта яшәүчеләрнең эчке су белән тәэмин итү системасының төзек булмавына һәм бүлге плитәләре буенча су басуга кагылышлы күмәк мөрәҗәгате карап тикшерелде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре һәм лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә ачыкланган бозулар буенча, «ЖЭУ-6» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру» дигән 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча Инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
«ЖЭУ-6» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә билгеләнгән тәртиптә эчке су бүлү системасының төзек булмау фактларын булдырмау буенча чаралар күрү күрсәтмәсе бирелде.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.