Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Гафиятуллин урамы, 45 адресы буенча урнашкан күпфатирлы торак йортта инженер җиһазларының төзек булмавы аркасында подвал бүлмәсен су басуга кагылышлы шәхси эшкуар мөрәҗәгате карап тикшерелде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре һәм лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә ачыкланган бозулар буенча, «ЖЭУ-6» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру» дигән 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча Инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
«ЖЭУ-6» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә билгеләнгән тәртиптә Бөгелмә шәһәренең Гафиятуллин урамы буенча 45 нче күпфатирлы торак йортның подвал бүлмәсен су бастыру фактларына юл куймау буенча чаралар күрү күрсәтмәсе бирелде.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.