«Тимер юлчылар урамындагы 47 нче йортта йорт яны территориясен җыештырмыйлар диярлек, подъездда бик сирәк чистарталар» - фатирда яшәүче бер милекче Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенә шундый шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Мөрәҗәгатьне карау барышында дәлилләр расланды.
Тимер юлчылар урамындагы 47 номерлы күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен «Жилкомсервис» ҖКФ ҖЧҖ идарәче компаниясе җитәкчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча 25000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.