2021 елның февраль аена Чистай ЗТИ күрсәтмәләре һәм кисәтүләре буенча башкарылган эшләр хакы турында мәгълүмат

2021 елның 12 марты, җомга

 Чистай ЗТИ тарафыннан Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнары идарәче оешмалары адресына кышкы шартларда күпфатирлы йортларның түбәләрен, кыекларын, балконнарын карап тоту өлешендәге закончалык таләпләре үтәлешен тәэмин итү максатларында кисәтүләр бирелде.

Идарәче оешмалар кисәтүләрне үтәү йөзеннән даими рәвештә түбәләрне һәм кыекларны кардан, шулай ук боздан чистарту эшләрен алып бара. 

Кисәтүләрнең үтәлеше турындагы мәгълүматны, шул исәптән аларны үтәү чыгымнарының бәясе турындагы мәгълүматны, идарәче оешмалар инспекциягә җибәрә.

Идарә итүче оешмалар мәгълүматлары буенча, түбәләрне, кыекларны, балконнарны кардан чистарту буенча Чистай ЗТИ кисәтүләре нигезендә башкарылган эшләр бәясе 2021 елның февралендә 913,2 мең сум тәшкил иткән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International