Чулман проспекты буенча 114/35 номерлы күпфатирлы йорттагы торак урын милекчесе Чаллы зонасы торак инспекциясенә булган мөрәҗәгатендә подъездның баскыч урыннары ремонтланмавына, идарәче компаниянең эшләмәвеннән зарлана.
Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар тикшерү вакытында расланды. Баскычлы урыннарны ремонтлау ешлыгын бозу, инженерлык җиһазларының, чүп-чар җыю җиһазларының төзек торышын тәэмин итү кебек җитешсезлек күренешләрендә чагылыш тапкан гомумйорт милкен карап тоту кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.
Күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен «Автозаводский» ИК МУП идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. буенча, 25000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә инспекция контролендә.