«Фатирда салкын, идарәче компания проблеманы хәл итми». Татарстан урамы буенча 18/99 номерлы күпфатирлы йортта фатир хуҗасы Чаллы зонасы торак инспекциясенә шундый шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Мөрәҗәгатьне карау барышында мөрәҗәгать итүченең дәлилләре расланды.
«Камстройсервис» идарәче компаниясе тарафыннан халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү өлешендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре бозылган.
Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү режимын бозган өчен «Камстройсервис» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә инспекция контролендә.