РФ ТКХ дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат ачу өлешендә идарәче оешмалар тарафыннан таләпләр үтәлешен мониторинглау

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Идарәче оешмалар тарафыннан Россия элемтә министрлыгының №74, Россия Төзелеш Министрлыгының «Торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүматны тәэмин итүчеләр тарафыннан мәгълүмат урнаштыру составын, срокларын һәм ешлыгын раслау турында» 2016 елның 29 февралендәге 114/пр номерлы боерыгы (алга таба – №74/114/пр боерык) таләпләре үтәлешенә мониторинг үткәрү барышында ачыкланганча, Чистай ЗТИ карамагында булган районнарда кайбер торак милекчеләре ширкәте һәм торак-төзелеш кооперативлары №74/114/пр боерыкның 10 бүлегендәге 1.21 пункты таләпләрен үз вакытында үтәми, атап әйткәндә: торак милекчеләре ширкәте һәм торак-төзелеш кооперативы әгъзалары реестры турындагы белешмәләрне үз вакытында урнаштырмыйлар. Әлеге мәгълүмат ТКХ ДМС системасында юридик затны теркәгәннән соң яки законнарда билгеләнгән тәртиптә әлеге мәгълүматка үзгәрешләр кертелгән көннән соң 15 көннән дә соңга калмыйча урнаштырылырга тиеш. 

Чистай ЗТИ уздырган мониторинг нәтиҗәләре буенча Чистай шәһәрендә һәм Болгар шәһәрендәге ТМШ һәм ТТК адресына 15 кисәтү бирелде, аларның үтәлеше инспекция контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International