ТР ДТИнең 2018 елның 19 сентябрендәге 360 номерлы боерыгы белән расланган 2019-2020 елларга Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерләнү һәм үткәрү чаралары планының 3 пунктын үтәү максатында, Әлмәт ЗТИ тарафыннан 2019 һәм 2020 елларда Татарстан Республикасының ике дәүләт теле: рус һәм татар телендә урам исемнәре язылган күрсәткечләр булу өлешендә торак йортларның адрес атрибутикасы торышы тикшерелде.
2019 елның гыйнварыннан алып 2020 елның декабренә кадәр Әлмәт ЗТИ тарафыннан Әлмәт, Мөслим, Сарман һәм Чирмешән районнарында 1257 күпфатирлы йорт тикшерелде. 202 йортта адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры килми иде.
Әлмәт ЗТИ тарафыннан идарәче оешмалар адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 162 кисәтү бирелде.
40 күпфатирлы йорт буенча урам исемнәре язылган күрсәткечләрне яңарту буенча шулай ук Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетына да Әлмәт ЗТИ тарафыннан хатлар җибәрелде.
Бүгенге көндә Әлмәт, Мөслим, Сарман һәм Чирмешән районнарында күпфатирлы йортларның фасадларында адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры килә.