Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Чулман урамы 16 номерлы күпфатирлы йортта яшәүченең түбәнең канәгатьләндерерлек торышта булмавы һәм су үтү аркасында фатирны су басуга карата мөрәҗәгате карап тикшерелде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре һәм лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә ачыкланган бозулар буенча, «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру» дигән 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
«ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ карата инспекция тарафыннан билгеләнгән тәртиптә фатирларны һәм гомуми файдаланудагы урыннарны су басу фактларына юл куймау буенча чаралар күрү һәм 2021 елның 10 маена кадәр түбәгә агымдагы ремонт ясау күрсәтмәсе бирелде.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.