Торак хезмәтләрен сыйфатсыз күрсәтү турында

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан «Иске Зәй» ТМШ (Зәй ш.) карамагында булган йортларда яшәүчеләрнең подъездларны һәм йорт яны территорияләрен чистарту буенча торак хезмәтләре күрсәтелмәү һәм хезмәтләрне тулы күләмдә күрсәтмәгән өчен түләүне яңадан исәпләмәүгә кагылышлы күмәк мөрәҗәгате карап тикшерелде.

         Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан «Иске Зәй» ТМШ адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында белдерелгән кисәтү буенча күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә торак хезмәтләрен тулы күләмдә күрсәтмәгән өчен 45 658,56 сум күләмендә үзгәртеп исәп-хисап ясалган. Үзгәртеп ясалган исәп-хисап нәтиҗәләре счет-квитанцияләрдә чагылдырылган, күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә кирәкле күләмдә торак хезмәтләре күрсәтү тәртибе торгызылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International