Яр Чаллы шәһәренең Яр Чаллы проспекты буенча 5А номерлы күпфатирлы йортта торак урын милекчесенең кайнар су белән тәэмин итүнең норматив температурада булмавы һәм проблеманы хәл итү буенча идарәче компаниянең гамәл кылмавы турындагы мәсьәлә буенча мөрәҗәгатен карау барышында хокук бозу фактлары расланды.
Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүнең норматив дәрәҗәсен бозган өчен «ДОМиКО» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 статьясы буенча, 5000 сум штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Яр Чаллы шәһәренең Яр Чаллы проспекты буенча 5А номерлы күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен, авария-диспетчерлык хезмәте күрсәтүне гамәлгә ашыру һәм коммуналь хезмәтләрне тиешле сыйфатта күрсәтү фактын билгеләү тәртибе өлешендә, «ДОМиКО» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. буенча, 75000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Күрсәтмә нигезендә «ДОМиКО» ИК ҖЧҖ тарафыннан җитешсезлекләрне бетерү чаралары барышында мондый биналарның милекчеләренең торак урыннан файдалану кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган. Әйтик, терәк буенча югарырак урнашкан фатирда милекче ванна бүлмәсендә кайнар су белән тәэмин итү системасына ялганып, «җылы идәннәр» монтажлаган. Мөрәҗәгать итүче фатирындагы терәктән түбәнрәк урнашкан фатир милекчесе кайнар су белән тәэмин итүнең гомумйорт системасы аша кран урнаштырган. Әлеге фактлар буенча бу фатирларның милекчеләренә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. буенча административ эш кузгатылган.
Бозуларны бетерү Яр Чаллы ЗТИ контролендә.