2016 елда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләүне анализлау.
2016 елда инспекциягә 21621 мөрәҗәгать кергән (2015 елда – 20121), ягъни 7,5% арткан.
Мөрәҗәгатьләрдә куелган сораулар тематикасы:
Тематика |
2015 елда сораулар саны |
2016 елда сораулар саны |
сорауларның гомуми саныннан % |
2016 елда 2015 елга карата кимү (-), үсеш (+) %. |
гомуми йорт милкен карап тоту турында |
16730 |
14439 |
49,1 |
-13,7 |
коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау турында |
5610 |
7117 |
24,2 |
+26,9 |
коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты турында |
3734 |
3603 |
12,2 |
-3,5 |
капиталь ремонт үткәрү кирәклеге, капиталь ремонттан соң кисәтүләр турында |
2192 |
1295 |
4,4 |
-40,9 |
торак хезмәтләре күрсәтү сыйфаты турында |
1440 |
1205 |
4,1 |
-16,3 |
идарәче оешмаларның эше турында |
570 |
821 |
2,8 |
+44,0 |
торак биналарны үзгәртеп планлаштыру турында |
960 |
732 |
2,5 |
-23,8 |
төзелеш эшләре турында |
150 |
216 |
0,7 |
+44,0 |
Җәмгысе: |
31386 |
29428 |
- |
-6,2 |
2016 елда торак инспекциясенә кергән 21621 мөрәҗәгатьнең 967се шәхси кабул итү вакытында алынган, 13338е урынга чыгып карап тикшерелгән, 12652 мөрәҗәгать буенча уңай хәл итү буенча чаралар күрелгән, контрольгә алынган 972 мөрәҗәгать буенча җитешсезлекләрне бетерү сроклары үтәлмәгән, 777 мөрәҗәгать ведомство буенча яңадан җибәрелгән, 7007 мөрәҗәгать буенча тиешле аңлатмалар бирелгән, 1185 мөрәҗәгать карап тикшерү стадиясендә тора.
Агымдагы елда ТР ДТИ үзәк аппаратына кергән 15985 мөрәҗәгатьнең 4963се (31%) федераль һәм республика хакимият органнары, шулай ук төрле оешмалар аша алынган, шул исәптән:
- Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилдән – 56
Гомуми йорт милкен карап тотуда закон бозу фактлары буенча 4696 күрсәтмә бирелгән (2015 елда – 3855), 1122 беркетмә рәсмиләштерелгән (2015 елда – 1241), хокук бозучылар 7047,8 мең сумлык штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылган (2015 елда – 6887,7 мең сум).
ТР ДТИдә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү өстенлекле эшчәнлек юнәлешләренең берсе булып тора, аның максаты – кулланучыларның мәнфәгатьләрен яклау, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту, халыкның хокукый аңын һәм юридик белем дәрәҗәсен арттыру, шикаятьләрнең санын киметү.