Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе түбәндәге вазыйфаларга хезмәткәрләр туплавы турында игълан итә

2024 елның 2 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе түбәндәге вазыйфаларга хезмәткәрләр туплавы турында игълан итә

  1. Хокук идарәсе административ практика бүлегенең әйдәп баручы консультанты:

Квалификация таләпләре:

- югары юридик белемгә ия булу;

Вазыйфаи бурычлары:

- административ хокук бозулар турындагы эшләрне, административ хокук бозу турындагы эш буенча карарларны карау өчен материаллар әзерләү, хокук бозучыларга документлар җибәрү, күрсәтелгән административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда катнашу;

Хезмәт хакы:

- ел буенча уртача 45 мең сум.

2.       Казан шәһәр торак инспекциясенең административ практика һәм хокукый тәэмин итү бүлеге белгеч-эксперты:

Квалификация таләпләре:

- югары юридик белемгә ия булу;

Вазыйфаи бурычлары:

- административ хокук бозулар турындагы эшләрне карауны хокукый һәм оештыру-техник яктан тәэмин итү.

Хезмәт хакы:

- ел буенча уртача 35 мең сум.

3.       Казан шәһәр торак инспекциясенең торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты:

Квалификация таләпләре:

- югары белемгә ия булу;

Вазыйфаи бурычлары:

- төбәк дәүләт торак күзәтчелеген һәм күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия контролендә тотуны гамәлгә ашыру.

Хезмәт хакы:

- ел буенча уртача 38 мең сум.

 

4. Дәүләт сатып алулары, килешүләр һәм оештыру чаралары бүлегенең 1 категорияле белгече:

Квалификация таләпләре:

- урта һөнәри белем булуы;

Вазыйфаи бурычлары:

- канцелярия товарларын, хуҗалык товарларын, җиһазларны һәм инвентарьны саклау, матди кыйммәтләрне куллануны исәпкә алу.

Хезмәт хакы:

   - ел буенча уртача 25 мең сум.

 

5.       Дәүләт сатып алулары, килешүләр һәм оештыру чаралары бүлегенең 2 разрядлы белгече:

Квалификация таләпләре:

- урта һөнәри белем булуы;

Вазыйфаи бурычлары:

- хезмәт күрсәтүгә, канцелярия кирәк-яракларын, кирәкле хуҗалык материалларын, җиһазларны һәм инвентарьны алу һәм саклау өчен шартнамәләр төзү өчен кирәкле документларны рәсмиләштерүне оештыру, алар белән структур бүлекчәләрне тәэмин итү, шулай ук аларны тоту чыгымнарын исәпкә алу һәм билгеләнгән хисапны төзү.

Хезмәт хакы:

- ел буенча уртача 20 мең сум.

Эш вакыты:

Биш көнлек эш атнасы:

Документлар Казан шәһәре, Б.Красная урамы,

15/9 адресы буенча кабул ителә.

Элемтә өчен телефон (факс): (843) 222-02-73.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International