Максатлар һәм бурычлар

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе ТР ДТИ турында 26.12.2011 елда расланган №1068 номерлы Положение нигезендә эшли һәм Россия Федерациясе Төп дәүләт торак инспекциясе органнары системасына керә.

Дәүләт торак инспекциясенең төп бурычы

түбәндәгеләрне контрольдә тоту :

  • кулланучыларның торак-коммуналь хезмәтләргә хокукларын яклау, шул исәптән  халыкка федераль һәм төбәк сыйфат стандартларына һәм куллану нормативларына җавап бирә торган торак-коммуналь хезмәт күрсәткәндә гражданнар һәм дәүләт мәнфәгатен кайгырту, кемнеке булуга карамастан, торак фондын саклау һәм куллану;
  • Татарстан Республикасы территориясендә торак мөнәсәбәтләрендә катнашучыларның (милекнең формасына карамыйча, милекче гражданнар; идарә итүчеләр; торак-коммуналь һәм башка хезмәтләр күрсәтүче подряд оешмалары) барысы да торак кануннары таләпләрен үтәве;
  • торак фондын кулланганда һәм карап тотканда тәртип бозуларны күрү һәм тыю, тәртип бозган өчен тиешле чаралар күрү.

Үз эшчәнлеге кысаларында Дәүләт торак инспекциясе түбәндәге вазыйфаларны башкара:

  • социаль-икътисади программалаштыру,
  • мәгълүматлаштыру белән идарә итү.

Түбәндәгеләрне контрольдә тота:

  • торак фонд һәм торак яны территорияләрен куллану һәм саклау;
  • торак фонды һәм инженерия җиһазларының, торак яны территориясенең техник халәте, тиешле норматив-техник һәм проект документларына туры китереп, аны карап тоту һәм төзекләндерү эшләрен башкару;
  • торак-коммуналь хезмәтләрне куллануга куела торган нормативлар һәм тарифларның нигезләнгән булуы;
  • тиешле санитария-эпидемиология контроле хезмәтләре белән килешенгән өлештә торак фонд биналарының санитар халәте;
  • торак фондны ел фасылына карап әзерләү чараларын үткәрү;
  • торак фондта ягулык-энергетика ресурсларын һәм суны рациональ файдалану;
  • халыкка коммуналь хезмәт (җылылык, электр энергиясе, су һәм газ белән тәэмин итү, канализация һәм башкалар) күрсәтүне тәэмин итүнең норматив дәрәҗәсе һәм режимы;
  • торак биналар һәм йорт яны территорияләрен куллану кагыйдәләрен үтәү;
  • торак йортларны һәм торак биналарны даими рәвештә яшәү өчен яраксыз дип табу, шулай ук аларны кеше торыр өчен төзелмәгән бина дип үзгәртү өчен карар чыгару тәртипләрен үтәү;
  • дәүләт һәм муниципаль торак-коммуналь хуҗалык объектлары милекчеләре, хезмәтләрне җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында килешүләр булу һәм  аларның үтәлүе;
  •  дәүләт һәм муниципаль торак фондлары йортларына хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү өчен конкурслар оештыру;
  • халык соравы буенча торак-коммуналь хезмәт күрсәтү;
  • торак йортларда электр энергиясе һәм су ресурсларын көйләү, тикшерү һәм хисплау приборларының булуы;
  • бирелгән тәкъдимнәрдәге таләпләрнең үтәлүе.

 

Инспекция Татарстан Республикасы территориясендәге торак пунктларда һәм шәһәрләрдә, торак фонд милеге формасына һәм кемнеке булуына карамастан, Россия Федерациясенең торак һәм төзелеш сәясәте буенча Дәүләт комитетының 1998 елның 23 апрелендәге N 17-92 Боерыгы белән расланган җәмәгать торак инспекторы турындагы Положениесы буенча эшләүче җәмәгать торак инспекторларын җәлеп итеп, торак фондны тикшерүне планлаштыра, оештыра һәм тормышка ашыра.

Инспекция тикшерүләр башкара:

* планлы - расланган график буенча Инспекция инициативасы белән (алты елга бер тапкыр уздырыла торак биналарны комплекслы тикшерү);

* планнан тыш - закон бозулар турында гражданнар, юридик шәхесләр (шәхси эшмәкәрләр), Татарстан Республикасы башкарма хакимияте, хокук саклау органнары, җирле үзидарә органнары, җәмәгать берләшмәләре мөрәҗәгате, массакүләм мәгълүмат чараларындагы хәбәрләр буенча, шулай ук Инспекция биргән тәкъдимнәрне башкаруны тикшерү.

* Инспекция тикшеренүләрдә табылган мәгълүматны гомумиләштерә, анализлый, контрольдә тотыла торган барлык объектларның торышы буенча мәгълүмат базасы туплый. Инспекция Россия Федерациясе Төп дәүләт торак инспекциясенә һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарына кабул ителгән һәм расланган формалар буенча статистика отчетын бирә.

 * Инспекция гомумроссия документларын әзерләүдә катнаша һәм үзе дә торак йортларны, йорт яны территорияләрен карап тоту сыйфатын һәм коммуналь хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту буенча норматив һәм методик документлар әзерли, шулай ук үзенә караган торак йортларны һәм йорт яны территорияләрен файдаланучы объект хуҗаларына, оешмаларга һәм гражданнарга консультация һәм техник ярдәм күрсәтә.

Соңгы яңарту: 2024 елның 4 апреле, 10:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International