ТФМ ДМС системасында КФЙ мәйданнарына үзгәрешләр кертү өчен кулланма

ТР Торак фонды мониторингы дәүләт мәгълүмат системасында КФЙ мәйданнарына төзәтмә кертү өчен ТР ДТИ адресына ТР ДТИ җитәкчесе - баш дәүләт торак инспекторы Тыгин Александр Васильевич исеменә рәсми хат җибәрергә кирәк. Хатка ТР Торак фонды мониторингы дәүләт мәгълүмат системасына мәйданнарны кертү өчен, йорт адресын күрсәтеп, тутырылган форманы, техник паспорт күчермәсен (торак йорт адресы һәм мәйданнар бите) теркәргә кирәк. Мәгълүматны йә  tatgi@tatar.ru электрон почтасы аша (ТР ДТИ кабул итү бүлмәсе), йә "Электрон документ әйләнеше" системасын кулланып җибәрергә мөмкин.

Мәйданнарны ТР Торак фонды мониторингы дәүләт мәгълүмат системасына кертү өчен форма.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International