ХӘТЕР БАКЧАСЫ халыкара акциясендә катнашу

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе хезмәткәрләре 4 майда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән уздырылган ХӘТЕР БАКЧАСЫ халыкара акциясендә катнаштылар.

Масштаблы экологик-патриотик акциянең төп максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту.

Акция символикасы – геройлар хөрмәтенә яшел һәйкәлләр булдыру – шулай ук урман фондын саклау һәм торгызу бурычларын да хәл итә һәм акциядә катнашучыларга үзләренең углерод эзләрен киметергә мөмкинлек бирә.

Ел саен яшел һәйкәлләрне Россиянең барлык субъектларында, шулай ук чит илләрдә утырталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International