Гомумйорт мөлкәтен тиешенчә карап тотмаган өчен административ җаваплылыкка тарту турында

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Үзәк инспекторлык бүлеге йортта яшәүченең 

Зеленодольск районы, Осиново авылы, Комаров урамы, 1 йорт адресында гомуми файдалану урыннарының канәгатьләнерлек булмавы турындагы мөрәҗәгатен карады.

Үзәк инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган күчмә тикшерү вакытында РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 ел, №170 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне карап тоту кагыйдәләрен бозулар ачыкланды: тәрәзә рамының пыяласы төзек түгел, подъездда температура режимы бозылган, подъезддагы стеналарның буяу һәм фактура катламы өлешчә купкан, подвал бүлмәсе көнкүреш чүп-чарлары белән чүпләнгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, йорт белән идарә итүче оешма директорына карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 статьясындагы 2 өлеше буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары карары нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, идарәче оешма директоры кисәтү рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

«Осиново» ИК» ҖЧҖ адресына әлеге хокук бозуларны бетерү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтмә үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International