2019 елның сентябрендә Чаллы зонасы торак инспекциясе «Комсомольский» ИК МУП эшчәнлеге буенча планлы тикшерү үткәрде. Гомумйорт милкен карап тоту өлешендә закон таләпләрен бозган өчен идарәче компания Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча, 125 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Ачыкланган җитештезлекләрне бетерү өчен күрсәтмәләр бирелгән иде.
Ләкин вазыйфаи зат тарафыннан җитешсезлекләр күрсәтмәдә билгеләнгән вакытта бетерелмәгән булып чыкты.
Дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органның законлы күрсәтмәсен вакытында үтәмәгән өчен, «Комсомольский» ИК МУП карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 24 өлеше буенча беркетмә төзелде. Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьясы карары белән 100 мең сум күләмендә штраф салынды. Җитешсезлекнең бетерелүе Инспекция контролендә кала.