Йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларын карап тоту һәм иминлекле файдалану, үз вакытында техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча хокук куллану тәҗрибәсе турында сөйләшү

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә муниципаль районы территориясендә, Бөгелмә шәһәре прокуратурасы вәкилләре, Бөгелмә шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе, "Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ директоры, "ТКХ департаменты" МУП, "Бугульмагаз" эксплуатация-җитештерү идарәсе вәкилләре, шулай ук Бөгелмә муниципаль районы территориясендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлек алып баручы оешмаларның җитәкчеләре белән берлектә, "Йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларын карап тоту һәм иминлекле  файдалану, үз вакытында техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча хокук  куллану тәҗрибәсе турында сөйләшү" темасына гавами (профилактик) чара-киңәшмә уздырылды.

Киңәшмә барышында 2019нчы елда йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту, шулай ук газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне үткәрү һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча шартнамәләр төзүдә күрелгән чаралар буенча Бөгелмә зонасы торак инспекциясенең эшчәнлек нәтиҗәләре турында яктыртылды. "Бугульмагаз" эксплуатация-җитештерү идарәсе вәкиле тарафыннан фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен фатирларга керү мөмкинлеген тудырудагы җитешсезлекләрне бетерү буенча торак инспекциясе белән хезмәттәшлек итүнең уңай эше чагылдырылды.  

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча идарәче оешмалар тарафыннан 2019-2020 елларда газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре турында халыкка мәгълүмат бирү, махсус оешмалар тарафыннан фатирларда яшәүчеләрнең вентиляция системасының канәгатьләнерлек эшләмәвенә, "һаваның кире суыртылуына" карата алынган мөрәҗәгатьләре буенча фатирларны "Бугульмагаз" ЭҖУ, торак инспекциясе вәкилләре белән берлектә карап чыгу эшен көчәйтү, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетына "Бугульмагаз" ЭҖҮ ярдәмендә телевидениедә, җирле радода һәм Интернет ресурсларында, социаль челтәрләрдә газ җиһазларыннан иминлекле файдалану темасына видеороликлар күрсәтүне һәм мәкаләләр бастыруны тәэмин итү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International