Административ җаваплылыкка тарту турында

21 июнь 2019 ел., җомга

Бөгелмә районында күпфатирлы йортлар белән идарә итүче "Таң" торак милекчеләре ширкәтен планлы тикшерү барышында гомуми мәйданы 8421,6м2 булган 4 торак йорт тикшерелде, Россия Дәүләт төзелеш агентлыгының 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 20 очрагы ачыкланды.

   Ачыкланган җитешсезлекләр: торак йорт периметры буенча йорт нигезе төзек түгел; подъездларда пыяла белән тышланган урыннар, керү ишекләре урыны-урыны белән төзек түгел; подъездларны карап тоту канәгатьләндерерлек түгел, йорт нигезендә үлән үсә, салкын суны исәпкә алуның гомумйорт приборы юк.

    Әлеге җитешсезлекләргә юл куйган өчен "Таң" ТМШ рәисенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. һәм 19.6 ст. 4 өлеше буенча 2 беркетмә төзелде һәм ТР ДТИ башлыгы урынбасары карары нигезендә вазыйфаи зат 9000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

    "Таң" ТМШ адресына ачыкланган бозуларны бетерү өчен 7 күрсәтмә бирелде, күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования