2019 елның апрелендә Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат.

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның апрелендә Чистай ЗТИ үзенә йөкләнгән вәкаләтләр кысаларында инспекциягә кергән мөрәҗәгатьләр буенча планнан тыш тикшерүләр, элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше буенча тикшерүләр үткәрде. Юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырыла торган контрольлек чаралары барышында Чистай ЗТИ тарафыннан Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелә торган торак йортлар тикшерелде, шулай ук идарәче оешмалар тарафыннан санитар-экологик икеайлык кысаларында йорт яны территорияләрен вакытында чистарту буенча таләпләрнең үтәлеше дә тикшерелде. Торак йортларны адрес атрибутикасының телләр турындагы ТР Законы таләпләренә туры килү-килмәвен (рус һәм татар телләрендә урам исемнәре белән күрсәткечләрнең булу-булмавын) тикшерү дә дәвам итә. 2019 елның апрелендә 283 йорт тикшерелде, шулардан 166 йортта адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә җавап бирми иде. Адрес атрибутикасын тиешле халәткә китерү максатында кисәтү бирелде.

Үткәрелгән тикшерүләр кысаларында мәйданы 68,93 мең кв. м. булган барлыгы 27 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 31 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 14 күрсәтмә бирелде; Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 2 өлеше буенча – 1, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча 1 беркетмә төзелде; 2000 сумлык штрафлар салу турында 2 карар чыгарылды; элегрәк административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан 5 000 сумлык штраф түләнде.

2019 елның апрелендә Чистай ЗТИ гражданнардан 36 язма мөрәҗәгать керде. Кергән мөрәҗәгатьләр арасыннан 7се урынга чыгып каралды, шуларның 6сы инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде). Калган мөрәҗәгатьләр буенча тиешле аңлатмалар бирелде.

2019 елның апрелендә, шулай ук, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында, зарури таләпләр бозылу очрагы буенча 5 беренчел тикшерү; юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә 33 контрольлек чарасы уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 33 кисәтү бирелде.

Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2019 елның апрель аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре буенча 1253,2 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International