Әлмәт ш., Ленин урамы буенча 63 нче торак йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу, ә атап әйткәндә – түбә төзек булмау сәбәпле, фатирны су басу очрагы ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, гомуми милекне (түбәне) карап тотканда су үтүгә сәбәпче булган җитешсезлекләрне җибәргән өчен "Союз" ҖЭИ ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча беркетмә төзелде, шулай ук йортның түбәсен ремонтлау буенча эшләр башкаруга күрсәтмә бирелде.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.