Торак йортларның адрес атрибутикасы торышын тикшерү буенча чаралар үткәрү турында.

2019 елның 26 апреле, җомга

ТР ДТИнең 2018 елның 19 сентябрендәге 360 номерлы боерыгы белән расланган 2019-2020 елларга Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерләнү һәм үткәрү чаралары планының 3 пунктын үтәү максатында, Чистай ЗТИ тарафыннан Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә урам исемнәре язылган күрсәткечләр булу өлешендә торак йортларның адрес атрибутикасы торышы тикшерелә.

2019 елның 25 апреленә һәм ел башыннан бирле Чистай ЗТИ тарафыннан Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында 592 торак йорт каралды. 298 йортта адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры килми.

Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен күрсәтмәләр һәм кисәтүләр бирелде, аларның үтәлеше инспекция контрольлегендә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International