Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең Үзәк инспекторлык бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы, Осиново бистәсендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы "Дом" торак милекчеләре ширкәтенең, шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләргә түләү хисаплаганда, торак законнары таләпләренең үтәлүе предметына планлы күчмә/документар тикшерү уздырылды.
Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, тикшерелә торган 14.02.2018-14.02.2019 чорында "Дом" ТМШ торак законнары таләпләре бозылуга юл куйган: торак урынны карап тоту хезмәтләренә Башкарма комитетның 2015 елга 2014 елның 18 ноябрендәге 202 номерлы карарында расланган тарифларны кулланган; күпфатирлы йортта күпфатирлы йортның паспортында (техник паспортында) һәм фатирлар исемлегендә расланмаган торак һәм торак булмаган урын мәйданнарын кулланган; техник документация, шул исәптән күпфатирлы йортның техник паспорты, актуальләштерелмәгән һәм торгызылмаган.
"Дом" ТМШ ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше контрольгә алынды.