Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясенең эш нәтиҗәләре турында

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 2012 елның 2 июнендәге ПУ-415 номерлы Указы белән расланган Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме турында нигезләмә нигезендә, коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыруда гамәли ярдәм күрсәтү буенча күчмә комплекслы чаралар уздыру өчен Ютазы муниципаль районында эксперт төркеме комиссиясе формалаштырылды. Урынга чыгып үткәрелә торган чаралар 2019 елның 11-16 февраль көннәрендә уздырылды.

Ютазы муниципаль районында Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясенең урынга чыгып башкарылган эше барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2014-2018 еллар чорында капиталь ремонт ясалган күпфатирлы торак йортларга тикшерү үткәрелде.

Тикшерү нәтиҗәсендә җитешсезлек очраклары ачыкланды:

  1.  Ютазы районы, Дим-Тамак авылы, Новая урамы, 21 йортта 2015 елда түбәгә капиталь ремонт ясалган, вентканал очлыкларында буяу өслеге купкан;
  2. Ютазы районы, Урыссу штп, Жуков урамы, 47 йортта 2015 елда түбәгә, фасадка капиталь ремонт ясалган, фасадтагы буяу өслеге купкан.

Подряд шартнамәсендәге шартларга ярашлы рәвештә, биш еллык гарантия вазыйфалары өлешендә "УКС" ҖЧҖдән гарантия хаты бирелгән, анда 2019 елның 30 маена кадәр Ютазы районы, Дим-Тамак авылы, Новая урамы, 21 йортта вентканал очлыкларындагы буяу өслегенең, Урыссу штп, Жуков урамы, 47 йорт фасадындагы буяу өслекләренең төзекләндереләчәге турында әйтелә.

     Капиталь ремонттан соң йортларны тиешенчә эксплуатацияләмәү һәм карап тотмау нәтиҗәсендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча идарәче оешмаларга күрсәтмәләр бирелде. 

     Урыссу урамы буенча 30, 32, 34 номерлы торак йортларда, Горький урамы буенча 1 номерлы йортта цоколь тышлыгындагы җитешсезлекләр тикшерү барышында бетерелде.

Урыссу урамы буенча 30, 32, 34 номерлы торак йортларда, Тукай урамы буенча 25А, 25Б номерлы, Чкалов урамы буенча 33 номерлы торак йортларда чорма бүлмәсендәге вентканаллар өслегендәге штукатурканың җимерелүе, Урыссу урамы буенча 22 номерлы торак йорт подъездларына керү өслегендәге кыеклардагы җимерекләр буенча 2019 елның 3 июненә кадәрле срокта үтәү өчен күрсәтмәләр бирелде.

Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше Бөгелмә зонасы торак инспекциясе контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International