Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең 2018 елның 12 аендагы эш нәтиҗәләре хакында

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында 2018 елда уздырылган барлык планлы һәм планнан тыш тикшерүләр Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294 номерлы федераль закон таләпләрен саклап гамәлгә ашырылды.

        2018 елның 12 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гомуми мәйданы 9744,23 мең кв.м. 517 йорт каралды, алардан планлы тикшерүләр буенча – гомуми мәйданы 769,982 мең кв.м. 87 йорт, планнан тыш тикшерүләр буенча гомуми мәйданы 7945,626 мең кв.м. 114 йорт.

        Барлыгы 1784 хокук бозу очрагы ачыкланды, торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре өлешендә – 1494, торак урыннардан файдалану кагыйдәләре өлешендә – 234, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 56.

         Ачыкланган бозуларны бетерү өчен идарәче компанияләргә һәм ТМШ адресына 538 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 171 беркетмә төзелде, шул исәптән юридик затларга карата – 40, вазыйфаи затларга – 35, физик затларга – 96. 24 беркетмә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст., 1 өл., 24 өл. буенча, күрсәтмәләрне билгеләнгән срогында үтәмәгән өчен төзелде.

        Гомуми 1 680 100 сумлык штрафлар салынды, аларның 354 500 сумы – ТКЗТИ, 1 325 600 сумы җәмәгать суды тарафыннан. 1 541 100  сумлык штрафлар түләнде (салынган штрафларның 92%ы).

 2018 елда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, зарури норматив таләпләр бозылуны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында, идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 245 кисәтү чыгарылды, беренчел тикшерүләр уздыру кысаларында 154 планнан тыш тикшерү, юридик зат белән бәйләнешкә кермичә 91 контрольлек чарасы уздырылды.

        2018 елның 12 аенда идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә йортларда гомуми милекне ремонтлау буенча 36 034,64 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International