КФЙ капиталь ремонт фондын формалаштыру турында мәгълүмат

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 25 декабрендәге 1230 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауның озак сроклы адреслы программасы актуальләштерелде. Программа рәсми рәвештә 2019 елның 10 гыйнварында басылып чыкты. Программадагы йортлар исемлеге белән ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы сайтында, ТР Дәүләт торак инспекциясе (алга таба – ТР ДТИ) сайтында танышырга була.

Капиталь ремонтның төбәк программасына 16 577 күпфатирлы йорт кертелгән. 2019 елның 22 гыйнварына карата 15 728 йортның милекчеләре капиталь ремонт фондын Төбәк операторында формалаштыра, 403 күпфатирлы йорт милекчеләре капиталь ремонт фондын махсус счетта формалаштыра. Россия Федерациясе Торак кодексының 173 ст. нигезендә 13 күпфатирлы йорт милекчеләре билгеләнгән тәртиптә, биналарның милекчеләренең гомуми җыелыш беркетмәләрен теркәп, ТР ТКХ фондына капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулын үзгәртүләре хакында хәбәр итте. ТР ДТИ тарафыннан документларны рәсмиләштерү һәм аларны "Торак фонды мониторигы" ДМС урнаштыру эше башланды. Бер үк вакытта идарәче оешмаларның җитәкчеләренә Россия Федерациясе Торак кодексының 172 ст., 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 12 ст. нигезендә документларны ТР ДТИ тапшыру зарурлыгы турында хатлар җибәрелде.

Документлар законнарда билгеләнгән срокта тапшырылмаган очракта, ТР ДТИ тарафыннан идарәче оешмаларга карата административ йогынты чаралары күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International