Бөгелмә зонасы торак инспекциясенең 2018 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыруны тикшереп тору эше турында

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

2018 елда Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә караган районнарда Кыска вакытлы капиталь ремонт программасына 121 күпфатирлы йорт кертелгән иде, шул исәптән: Азнакай МБ – 25 йорт, Баулы МБ – 6 йорт, Бөгелмә МБ – 57 йорт, Лениногорск МБ – 17 йорт, Ютазы МБ – 16 йорт.

    Эшләрне башкару сыйфатын бәяләү буенча Инспекция тарафыннан барлыгы 423 тикшерү уздырылды. КС-2 формаларында түбәндәгечә кабул ителде: Азнакай МБ буенча – 87, гомуми 79 783954,23 сумга, Баулы МБ буенча – 59, гомуми 38 572 022,00 сумга, Бөгелмә МБ буенча – 371, гомуми 194 384620,23 сумга, Лениногорск МБ буенча – 95, гомуми 147 406 198,00 сумга, Ютазы МБ буенча – 29, гомуми 22 576 941,02 сумга.

    Хәзерге вакытта Азнакай, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында күпфатирлы йортларда капиталь ремонт программасы төгәлләнде.

    Баулы, Лениногорск, Ютазы районнары буенча капиталь ремонт тәмамланганнан соң барлык йортлар да Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан гамәлгә кертү актлары белән кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International