Чистай ЗТИ тарафыннан ММЧда мәкаләләр бастыру турында

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Чистай ЗТИ тарафыннан, массакүләм мәгълүмат чаралары аша гражданнарга мәгълүмат җиткерү максатында, йорт һәм фатир эче газ җиһазларыннан куркынычсыз файдалану һәм аларны карап тотуны тәэмин итү турында мәкаләләләр әзерләнгән иде.

Әлеге мәкаләләрдә күрсәтелгән төп мәсьәлә – ул фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны төзәтү буенча махсус оешмалар белән гражданнарга шартнамәләр төзү зарурлыгына кагыла.

Мәкаләләр 2018 елның сентябрендә Әлки муниципаль райоының "Алькеевские вести" һәм Нурлат муниципаль районының "Дружба" газетасында рус һәм татар телләрендә бастырып чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International