Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау

2018 елның 24 августы, җомга

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, Бөгелмә шәһәренең Вахитов урамы буенча 4 санлы торак йортта яшәүченең мөрәҗәгате нигезендә үткәрелгән тикшерү барышында, "Вахитова 4" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте тарафыннан торак законнары таләпләренең һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләренең һәм нормаларының бозылу очракларын ачыклады. Тикшерү барышында әлеге торак йорт бүлмәләрендә үзәктән җылытучы системаның трубаүткәргечләрендә җылылык изоляциясенең өлешчә булмавы ачыкланды.

Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен "Вахитова 4" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте рәисе РФ КоАП 7.22 ст. нигезендә, 4000 сум күләмендә административ штраф салынып, БЗТИ башлыгы карары нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.

Идарәче компаниягә әлеге җитешсезлекне бетерү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше БЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International