Чистайдагы өч идарәче компания лицензия таләпләренә җавап бирми

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге дәүләт торак күзәтчелеге органы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә гамәлгә ашырыла. Лицензия алырга теләүче җавап бирергә тиешле лицензия таләпләре РФ Торак кодексының 193 статьясында каралган. Әлеге документка кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, быелның 11 гыйнварыннан башлап яңа лицензия таләбе кертелде: лицензия алырга теләүче затның фирма аталышы күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру хокукы алданрак барлыкка килгән лицензиатның фирма аталышы белән бутау дәрәҗәсендә бердәй яисә охшаш булмаска тиеш. 

Чистай муниципаль районында 5 лицензиат эшчәнлек башкара: "Жилищник-2" ИК ҖЧҖ, "Жилищник-3" ИК ҖЧҖ, "Жилищник-5" ИК ҖЧҖ, "Новый дом" ИК ҖЧҖ, "Наш дом" ИК ҖЧҖ.  Бу вакытта "Жилищник-2" ИК ҖЧҖ, "Жилищник-5" ИК ҖЧҖ һәм "Новый дом" ИК ҖЧҖ яңа таләпкә җавап бирмиләр. Юридик затларның фирма аталышы охшаш яисә бердәй булу төшенчәләрен җайга сала торган Граждан законнары нигезләмәләреннән һәм Россия Төзелеш министрлыгы әзерләгән аңлатмалардан чыгып, күрсәтелгән оешмаларның аталышлары график охшашлыкка ия. Әлеге идарәче оешмалар 2018 елның 11 июленә кадәр үзләренең гамәлгә кую документларына үзгәрешләр кертергә тиеш.

Әлеге мәгълүмат "Чистопольские  известия" газетасының 2016 елның 13 июлендәге 42 нче санында бастырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International