Кайнар су белән тәэмин итүгә кагылышлы коммуналь хезмәтнең сыйфатсыз күрсәтелүе хакында

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Зәй ш., Нәриманов урамы буенча 15 номерлы йортта яшәүчеләрнең кайнар су температурасының норматив таләпләргә туры килмәвенә кагылышлы Татарстан Республикасы Прокуратурасыннан алынган мөрәҗәгатен карады.

Тикшерү нәтиҗәсендә һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне сыйфатсыз күрсәтү һәм йортта яшәүченең мөрәҗәгате буенча чараларны вакытында күрмәү өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының "Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу" 7.23 ст. буенча, 1000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

       "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ адресына инспекция тарафыннан бирелгән күрсәтмә буенча фатирларда кайнар су белән тәэмин итүнең температура режимы нормага китерелде, бу хәл тикшерү акты белән раслана.

       Кайнар су белән тәэмин итү коммуналь хезмәтен тиешенчә күрсәтмәгән өчен йортта яшәүчеләргә хезмәт җиренә җиткереп күрсәтелмәгән чор өчен түләнгән түләүләренә 14 989,86 сум күләмендә яңадан хисап ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International