Санитар-экологик икеайлык

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында торак пунктларының территорияләрен чистарту буенча 1 апрельдән 31 майга кадәр игълан ителгән санитар-экологик икеайлык кысаларында Яр Чаллы ЗТИ тарафыннан тикшерүдәге районнар буенча 12 чара уздырылды.

Апрель аеның икенче яртысына булган мәгълүматлар буенча территорияләрне санитар чистарту буенча зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 8 кисәтү бирелде, шуның 2се Яр Чаллы шәһәрендәге идарәче компанияләргә, Тукай районы идарәче компанияләренә һәм ТМШ – 4 кисәтү, Минзәлә һәм Актаныш районнары идарәче компанияләренә 1әр кисәтү бирелде.

Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча Тукай районының "Нефтебаза" ТМШ вазыйфаи затлары, гомуми 8,0 мең сумлык штраф салынып; Тукай районының "Князевское" ТМШ вазыйфаи заты, 4,0 мең сум күләмендә штраф салынып, РФ КоАП 7.22 ст. нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. "Тимерлан" идарәче компаниясе вазыйфаи заты РФ КоАП 14.1.3 ст. буенча җәлеп ителде, административ материал судка җибәрелде. 4 күрсәтмә бирелде.

Уздырылган тикшерүләр кысасында барлыгы 215,5 мең кв. м. мәйданлы 92 торак йорт территориясе каралды.

         Санитар-экологик икеайлык буенча чаралар Яр Чаллы ЗТИ тарафыннан дәвам иттерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International