Нурлат ш. "Комфорт" ТМШ җитәкчесен торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту турында

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Гражданнарның күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне тиешенчә карап тотмау мәсьәләсендәге мөрәҗәгате нигезендә "Комфорт" ТМШ карата уздырылган урынга чыгып планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә Нурлат ш. Тельман урамы буенча 23 нче күпфатирлы йортны караганда Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның түбәндәге очраклары ачыкланды: подъездларны ремонтлау ешлыгы сакланмый; тамбурларда җылылык торбаүткәргечләренең җылылык изоляциясе бозылган; аерым урыннарда баскыч мәйданчыкларында керамик плитка юк; баскыч мәйданчыкларында катлардагы электр щитларында бикләгеч җайланмалар юк. 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Комфорт" ТМШ рәисенә карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

ЧЗТИ башлыгы карары нигезендә "Комфорт" ТМШ рәисе гаепле дип танылды һәм 7.22 ст. буенча гомуми 4000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. 

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен "Комфорт" ТМШ адресына күрсәтмә бирелде, аның үтәлешен инспекция тикшереп тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International