"Барча Россия старт ала! Татарстан старт ала!" шигаре астында 2018 елның 10 февралендә Яр Чаллы шәһәрендә "Россия чаңгы юллары - 2018" старт алды, анда Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе хезмәткәрләре дә катнашты. Чара бәйрәм рухында узды. Бу көнне һава торышы да уңай булды. Теләге булган һәркем ярышларга кушыла алды. Бердәнбер чикләмә – сәламәтлек торышы. Спорт чарасында катнашучылар саф хис-кичерешләр генә түгел, ә призлар да алды.