2018 елгы капиталь ремонт программасын формалаштыру турында

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

    2018 елга кыска чорлы капиталь ремонт программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә караган районнарда түбәндәгечә капиталь ремонт башкару күздә тотыла: Азнакай муниципаль районында – 25 күпфатирлы йортта 112 эш төре буенча, Баулы муниципаль районында – 6 йортта 41 эш төре буенча, Бөгелмә муниципаль районында – 57 йортта 357 эш төре буенча, Лениногорск районында – 17 йортта 123 эш төре буенча, Ютазыда – 16 йортта 34 эш төре буенча.

       Инспекция 2018 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән күпфатирлы йортларда түбәләрдә, фасадларда, подъездларда тәртипкә салынмаган кабельләрне карап тоту буенча җитешсезлекләрне ачыклауда тикшерү эшен төгәлләде. Ачыкланган җитешсезлек очраклары теркәүгә алынды һәм капиталь ремонт барышында аларны юкка чыгарганчыга кадәр БЗТИ контролендә торачак.

        Эшләрнең үтәлергә тиешлеген раслаучы барлык фотоматериаллар барлык күпфатирлы йортлар буенча "Татарстан Республикасы Торак фондын мониториглау" мәгълүмат системасына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International