2017 елда Әлмәт зонасы торак инспекциясенең гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау эшчәнлеге турында

2018 елның 9 феврале, җомга

2017 елның 12 аенда Әлмәт зонасы торак инспекциясенә гражданнардан торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына һәм торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатсыз күрсәтелүенә кагылышлы 1745 мөрәҗәгать килде. 2016 елның аналогик чорында ӘЗТИ 1466 мөрәҗәгать килгән иде. 2016 ел белән чагыштырганда мөрәҗәгатьләр саны 19%ка артты. ӘЗТИ башлыгы шәхсән кабул иткәндә торак-коммуналь хезмәт мәсьәләләре буенча 50 мөрәҗәгать кабул ителде. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрендә куелган төп мәсьәләләр: йортта уртак мөлкәтне карап тоту, күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау. 2016 ел белән чагыштырганда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплануга бәйле мөрәҗәгатьләр саны 39,3%ка артты.

2017 елда гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау барышында идарәче оешмалар адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 824 күрсәтмә бирелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының төрле статьялары буенча 52 беркетмә рәсмиләштерелде.

Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган һәм инспекция күрсәтмәләрен вакытында үтәмәгән өчен хокук бозучылар штраф санкцияләре салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең нигезле булу-булмавына дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча идарәче оешмаларга ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр бирелде. 2017 елда 1 млн 66 мең 476 сум күләмендә түләү акчалары халык файдасына яңадан хисапланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International