2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә кергән гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүне анализлау.
2017 елда инспекциягә 21004 мөрәҗәгать керде (2016 елда – 21621), ягъни 2,9% дәрәҗәсендә кимү күзәтелә.
Мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 888е – шәхси кабул итү барышында алынган, 832 – кабатлана, 1424 – тиешле ведомстволарга җибәрелгән, 12251 – урынга чыгып каралган, 12653 буенча уңай хәл итү чаралары күрелгән.
Мөрәҗәгатьләрдә куелган сораулар тематикасы |
2016 ел өчен сораулар саны |
2017 елда сораулар саны |
сорауларның гомуми саныннан % |
Кимү (-), үсеш (+) % |
гомуми йорт милкен карап тоту турында |
14439 |
15275 |
56,2 |
+5,8 |
коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау турында |
7117 |
4900 |
18,0 |
-31,2 |
коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты турында |
3603 |
3600 |
13,2 |
-0,1 |
капиталь ремонт үткәрү кирәклеге, капиталь ремонттан соң кисәтүләр турында |
1295 |
1181 |
4,4 |
-8,8 |
торак хезмәтләре күрсәтү сыйфаты турында |
1205 |
1046 |
3,9 |
-13,2 |
торак биналарны үзгәртеп планлаштыру турында |
732 |
499 |
1,8 |
-31,8 |
идарәче оешмаларның эше турында |
821 |
491 |
1,8 |
-40,2 |
төзелеш эшләре турында |
216 |
188 |
0,7 |
-13,0 |
Җәмгысе: |
29428 |
27180 |
100 |
-7,6 |
Гомуми йорт милкен карап тотуда закон бозу фактлары буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау барышында 3676 күрсәтмә бирелгән (2016 елда – 4696), 868 беркетмә рәсмиләштерелгән (2016 елда – 1122). Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган һәм инспекция күрсәтмәләрен билгеләнгән вакытта үтәмәгән өчен хокук бозучылар барлыгы 9959,2 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылган (2016 елда – 7047,8 мең сум).
Инспекциядә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең максаты – торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланучыларның мәнфәгатьләрен яклау, халыкның хокукый аңын һәм юридик белем дәрәҗәсен арттыру, шикаятьләрнең санын киметү.