ГОСУДАРСТВЕННАЯ ЖИЛИЩНАЯ ИНСПЕКЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН |
|
ТАТАРСТАНРЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘТ ТОРАК ИНСПЕКЦИЯСЕ |
|
ул.Б.Красная, 15/9, г.Казань, 420111 |
Б.Красная ур. 15/9, Казан шәһәре, 420111 |
||
|
|||
тел/факс. 236-91-44. E-mail: tatgi@tatar.ru, сайт: www.gji.tatarstan.ru |
|||
|
|
||
№_______ |
|||
П Р И К А З |
Б О Е Р Ы К |
||
«____» ___________20__ел.
|
|||
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе хезмәткәрләренең тышкы кыяфәтенә карата таләпләр турында
Татарстан Республикасы Президентының 2011 елның 23 мартындагы ПУ-142 номерлы Указы белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең этика һәм хезмәттә үз-үзен тоту кодексына ярашлы рәвештә һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесенең 2013 елның 25 мартындагы 01-4791 номерлы күрсәтмәсе нигезендә боерык бирәм:
- Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә (алга таба – Инспекция) эшкә килүче гражданнарны Таләпләр белән таныштыруны;
- Инспекция аппараты хезмәткәрләре тарафыннан Таләпләр үтәлешен тикшерүдә тотуны.
5. «Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе хезмәткәрләренең тышкы кыяфәтенә карата таләпләр турында» 2013 елның 20 июнендәге 74 номерлы боерыгын көчен югалткан дип танырга.
6. Әлеге Боерык үтәлешен контрольдә тоту буенча үземне җаваплы итеп билгелим.
Башлык |
С.А. Крайнов |
|
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгының 2018 елның «____» ______ № _____ боерыгы белән расланды |
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе хезмәткәрләренең тышкы кыяфәтенә карата таләпләр
1. Вазыйфаи бурычларын үтәгәндә дәүләт граждан хезмәткәренең тышкы кыяфәте хезмәт шартларына һәм хезмәт чарасының форматына карап гражданнарда дәүләт органнарына карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга булышырга, гомумкабул ителгән, рәсмилекне, тотнаклыкны, традиционлылыкны, пөхтәлекне күрсәтеп тора торган эш стиленә җавап бирергә тиеш.
2. Тышкы кыяфәтне формалаштырганда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе дәүләт граждан хезмәткәрләренә таянырга кирәкле төп кагыйдә булып киемдә эш стилен саклау тора. Төп элемент буларак эш костюмы тора.
2.1. Ир-атларның тышкы кыяфәтенә карата таләпләр:
эшлекле классик костюм, классик ирләр күлмәге һәм галстук;
җәйге чорда кыска җиңле ирләр классик күлмәге, шулай ук температура 25 С° югары булганда пиджак булмавы рөхсәт ителә;
чалбарлар – классик, стандарт озынлыкта;
галстук – костюмга туры килә торган;
оек төсе чалбар төсеннән бер тонга тоныграк;
ботинка һәм туфлиләр классик стилендә.
Киңәш ителә:
рәсми торышта (рәсми чараларда, киңәшмәләрдә чыгыш ясаганда, президиумда булганда һ.б.) пиджакны төймәләргә;
парфюмериядән чамалап файдаланырга.
Рөхсәт ителми:
джинсы кием;
спорт һәм пляж киеме;
шапшак һәм җыйнаксыз кием;
рәсми чараларга (киңәшмәләрдә чыгыш ясаганда, президиумда булганда һ.б.) кардиганнар, пуловерлар һәм жилетлар киеп йөрү.
2.2. Хатын-кызларның тышкы кыяфәтенә карата таләпләр:
тотнаклы төстә классик эш костюмы;
тонык төсләрендәге блузалар. Ачык җете контраст булмаган рәсем булырга мөмкин. Җиңнәрнең озынлыгы – теләсә нинди, шул ук вакытта җилкәләр ябык булырга тиеш;
блуза белән бергә пуловер, кардиган, классик жилет рөхсәт ителә;
итәк тотнаклы дизайнда һәм төстә. 15 см артмаган ерыклар булырга мөмкин. Озынлыгы: тезләрдән 5-8 см югары түгел һәм балтыр уртасыннан озынрак түгел;
жакет яки пиджак белән тотнаклы төсләрдә уртача яки озын җиңле, классик фасонлы күлмәк;
чалбарлар туры һәм классик;
алгы өлеше ябык булган классик дизайнлы аяк киеме: туфли, ярымботинка. Үкчәсе уртача зурлыкта – 7-8 см артмый. Җәйге чорда ачыграк аяк-киеме рөхсәт ителә, аның үкчәнең зур өлешен каплап торуы шарты белән;
колготкиларның төсе кием-салымга туры килергә тиеш, бизәксез, бер тонда булуы яхшырак: тән төсендә, кара, соры, коңгырт;
макияж күзгә бәрелеп тормый торган, табигый төсмерләрдә, чәчләр пөхтәләп ясалган, тырнакларның озынлыгы уртача, пөхтә классик маникюр;
бизәнгечләр: күзгә бәрелеп тормый торган аксессуарлар һәм бижутерия.
Киңәш ителә:
парфюмериядән чамалап файдаланырга.
Рөхсәт ителми:
джинсы кием;
артык тар, кыска итәкләр һәм зур ерыклы итәкләр;
үтәкүренмәле кием;
блузкаларда һәм күлмәкләрдә артык тирән декольте;
артык озын юбкалар һәм күлмәкләр (балтыр уртасыннан озынрак);
тар бретелькалардагы топлар, җилкәләрне капламый торган блузкалар;
шапшак һәм җыйнаксыз кием;
аркасы ачык һәм биле артык аста урнашкан кием-салым;
шортылар, итәк-чалбарлар, чалбарларның кыскартылган модельләре;
спорт һәм пляж киеме;
җете бизәнгечләр, кирәгеннән артык бижутерия;
җете, ымсындырып торучы макияж, тырнакларда җете төсле лаклар.
2.3. Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә иркенрәк кием стиле рөхсәт ителә: куерак төсләрдә чалбарлар, иркен өлгеле итәкләр, свитерлар, джемперлар, классик төсендәге һәм тотнаклы дизайнлы джинсы кием.
Әлеге кагыйдә планлаштырылган рәсми чара, киңәшмә очрагына кагылмый.