Гомуми мәгълүмат

Россия Федерациясе Президенты Д.А.Медведев тарафыннан 2011 елның 28 апрелендә расланган Россия Федерациясендә гражданнарның хокукый белем һәм хокукый аң дәрәҗәсен үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре нигезендә, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 22 апрелендәге 325 номерлы карары белән расланган 2011-2013 елларга Татарстан Республикасында халыкны хокукый агарту һәм гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча озак чорлы максатчан программа нигезләмәләрен үтәү максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең Хокук идарәсе тарафыннан социаль якланмаган, аз тәэмин ителгән граждан категорияләренә һәм авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе вәкаләтенә караган мәсьәләләр буенча түләүсез юридик консультацияләр уздырыла.

Үткәрү вакыты: һәр пәнҗешәмбе, 14:30-16:00 сәгатьләрдә.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Б. Красная урамы, 15/9.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 590-16-07

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнар категориясе

Гражданнарга түләүсез юридик ярдәм алу өчен кирәкле документлар исемлеге

Соңгы яңарту: 2022 елның 16 мае, 11:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International