2015 ел буенча 152 йортта капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла, шул исәптән: Азнакай районы буенча – 29 йорт, Баулы – 7 йорт, Бөгелмә – 87 йорт, Лениногорск – 15 йорт, Ютазы – 14 йорт. Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан төзү-монтажлау эшләре буенча 152 шартнамә теркәлде.
Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән 2015 елга юридик затларны тикшерү планы нигезендә 2015 елның 2 мартыннан башлап 27 мартына кадәр булган чорда Бөгелмә зонасы торак инспекциясе Бөгелмәнең “Уңайлылык” (“Уют”) ТМШ карата, 23 күпфатирлы торак йортларны карап, планлы тикшерү үткәрде.
2015 елның 30 мартында Чистай шәһәре прокуроры Р.Г. Хәкимҗанов Чистай шәһәре, “Медиклар йорты” микрорайонының территориаль иҗтимагый советында урынга чыгып гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән 2015 елга юридик затларны тикшерү планы нигезендә 2015 елның 16 мартыннан башлап 30 мартына кадәрге чорда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе, гомуми 177054,6 квадрат метр мәйданлы 14 күпфатирлы йортны карап, “Торак” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясен тикшерде.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәте булган мөрәҗәгать итүченең гозере буенча электр энергиясен өзүнең хәбәр итү тәртибен тикшерү
Студентлар урамы буенча 13 нче йортта яшәүчеләрнең коллектив мөрәҗәгате нигезендә планнан тыш үткәрелгән һәм Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Түбән Кама районында һәм Түбән Кама шәһәрендәге Роспотребнадзор идарәсенә тапшырылган тикшерү материалларын карап тикшерү нәтиҗәсендә “Стройхимсервис” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе РФ КоАП 14.7 статьясының 1 өлеше буенча, 30,0 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.