2015 ел өчен Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе, гомуми 99229,3 квадрат метр мәйданлы 7 КФЙ карап, “ТКХ-10” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата тикшерү үткәрде.
ТР КоАП 2.11 статьясы буенча административ хокук бозу эшен карау һәм Чаллы шәһәренең В. Шадрин ур. буенча 2 нче йортта яшәүчеләргә акчасын кайтарып бирү турында
Казан шәһәре торак инспекциясе Курчатов урамы буенча 4 номерлы йорт милекчеләренең мөрәҗәгате нигезендә “Танкодром торак-коммуналь хуҗалыгы” ҖЧҖ карата планнан тыш тикшерү үткәрде.
Чистай зонасы торак инспекциясе 2015 елгы капиталь ремонт адреслы программасына кертелгән торак йортлар буенча КС-2 рәвешендә башкарылган эшләр турында актлар кабул итә башлады.
2015 ел өчен Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә быелның 20 апреленнән алып 18 маена кадәрге чорда Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, гомуми мәйданы 8434,8 квадрат метр булган 4 күпфатирлы йортны тикшереп, Ютазы муниципаль районының “Маяк” торак милекчеләре ширкәтен тикшерде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 мартындагы “Татарстан Республикасы шәһәрләренең һәм муниципаль районнарының территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык турында” 430-р номерлы әмернамәсен үтәү максатында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе 1 апрельдән алып 6 майга кадәр булган чорда Түбән Кама, Зәй һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында 166 йорт яны территориясен тикшерде.