ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Татарстанның торак инспекциясе Казан, Түбән Кама һәм Питрәч районы халкына мөрәҗәгать итә: инспекциягә милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләре килде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - яңа идарәче оешманы сайлау.

Узган атнада Татарстан халкы социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша идарәче компанияләр эшчәнлегеннән канәгатьсезлекләрен актив белдерде. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге төрле проблемаларга кагылышлы барлыгы 320 тискәре хәбәр теркәлгән.


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Татарстанның торак инспекциясе Чаллы шәһәренең 17а/17 номерлы йортында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча тикшерүне төгәлләде.

Татарстан торак инспекциясенә Яшел Үзәннең Комсомольская урамындагы 28 нче йортта яшәүче мөрәҗәгать итте. Ул идарәче компаниянең, килешү булуга һәм даими рәвештә счетлар куюга карамастан, гомумйорт милеген карап тоту буенча үз йөкләмәләрен үтәмәвенә зарланды.

Татарстанның төрле почмакларыннан газ җиһазларын куллануга бәйле күңелсез яңалыклар килә. Әлмәттә чираттагы угар газы белән агулану очрагы: 1991 елгы ир-ат хастаханәгә озатыла. Сәбәбе - 8 Март урамындагы 11 нче йортның фатирында газ җылыткычының төтен чыгаргычында тарту көче булмау.

Ш.Усманов урамындагы 33 нче һәм Гвардия урамындагы 40 нчы йортларның түбәләрен ремонтлау төгәлләнгән.

Узган атнада Татарстан Республикасы Торак инспекциясенә үзләренең йорт яны территорияләренең һәм түбәләренең кар белән капланган булуына борчылган гражданнардан күп сигналлар килде. Барлыгы 243 мөрәҗәгать теркәлгән, өстәвенә аларның күп өлеше (182) ведомствоның рәсми каналлары аша кергән.

Яңа рекордны “УЮТ-4” ИК” ҖЧҖ хезмәткәре куйды: 9 минут эчендә 100 сорауга җавап бирде. Квалификация имтиханы йомгаклары буенча 98 балл җыйды. Бу аның Сарман районыннан коллегасына караганда 3 минутка тизрәк.


 

Казанда янә түбә ишелү теркәлгән, бу юлы Восстание урамындагы 91 нче йорт зыян күргән. 1967 елда төзелгән, дүрт подъездлы һәм шифер түбәле биш катлы бина күп кар явуга түзә алмаган.

Торак күзәтчелеге инспекторлары республиканың 174 күпфатирлы йортында тикшерүләр уздырган. Тикшерү барышында 69 хокук бозу очрагы ачыкланган. Проблемалар биналарның торышына да, янәшәдәге территорияләргә дә кагылды: йортларны тиешенчә карап тотмауның 26 очрагы бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International