2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләүне анализлау.
2019 елда инспекциягә 19560 мөрәҗәгать кергән (2018 елда - 17993, ягъни 8,7% арткан).
Мөрәҗәгатьләрдә куелган сораулар тематикасы |
2018 ел өчен сораулар саны |
2019 ел өчен сораулар саны |
сорауларның гомуми саныннан % |
Кимү (-), үсеш (+) % |
гомуми йорт милкен карап тоту турында |
12823 |
12252 |
61,6 |
-4,4 |
коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты турында |
1932 |
2640 |
13,3 |
+36,6 |
коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау турында |
1814 |
1788 |
9,0 |
-1,4 |
торак хезмәтләре күрсәтү сыйфаты турында |
488 |
1428 |
7,2 |
Арту 2,9 тапкыр |
капиталь ремонт үткәрү кирәклеге, капиталь ремонттан соң кисәтүләр турында |
413 |
708 |
3,5 |
+71,4 |
торак биналарны үзгәртеп планлаштыру турында |
490 |
432 |
2,1 |
- 11,8 |
идарәче оешмаларның эше турында |
300 |
312 |
1,6 |
+4,0 |
төзелеш эшләре турында |
64 |
336 |
1,7 |
Арту 5 тапкыр |
Җәмгысе: |
18324 |
19896 |
100 |
+8,5 |
Мөрәҗәгатьләр саны арту Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасын (ТКХ ДМС) гамәлгә кертү белән бәйле, анда мәгълүмат белән тәэмин итүчеләр булып идарәче оешмалар, ресурс белән тәэмин итүче оешмалар, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һ.б. тора. Дәүләт торак күзәтчелеге органнарына ТКХ ДМС мәгълүмат урнаштыруны контрольдә тоту йөкләнгән.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау барышында гомумйорт милкен карап тотуда закон бозу фактлары буенча 2544 күрсәтмә бирелгән (2018 елда – 2393), 696 беркетмә рәсмиләштерелгән (2018 елда – 580).
Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган һәм инспекция күрсәтмәләрен билгеләнгән вакытта үтәмәгән өчен хокук бозучылар, гомуми суммасы 19596,0 мең сумлык штраф салынып (2018 елда – 9677,3 мең сум), административ җаваплылыкка тартылган.
ТР ДТИдә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү өстенлекле эшчәнлек юнәлешләренең берсе булып тора, аның максаты – кулланучыларның мәнфәгатьләрен яклау, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту, халыкның хокукый аңын һәм юридик белем дәрәҗәсен арттыр.