2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләүне анализлау.
2019 елның 6 аенда Инспекциягә 9681 мөрәҗәгать кергән (2018 елның шул ук чорында – 9011), ягъни 7,4% арткан (арту яңа гамәлгә кертелгән Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасы (ТКХ ДИМ) аша мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә бәйле).
Мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 619 – кабатлана, 924 – тиешле ведомствога җибәрелгән, 2588се урынга чыгып карап тикшерелгән.
Мөрәҗәгатьләрдә куелган сораулар тематикасы |
2018 елның 1 яртыеллыгында сораулар саны |
2019 елның 1 яртыеллыгында сораулар саны |
сорауларның гомуми саныннан % |
Кимү (-), үсеш (+) % |
гомуми йорт милкен карап тоту турында |
6602 |
6566 |
65,1 |
-0,5 |
торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау турында |
980 |
1090 |
10,8 |
+11 |
коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты турында |
866 |
1307 |
13,0 |
+51 |
торак хезмәтләре күрсәтү сыйфаты турында |
281 |
406 |
4,0 |
+44 |
капиталь ремонт үткәрү кирәклеге, капиталь ремонттан соң кисәтүләр турында |
190 |
231 |
2,3 |
+22 |
идарәче оешмаларның эше турында |
152 |
151 |
1,5 |
-0,7 |
торак биналарны үзгәртеп планлаштыру турында |
216 |
213 |
2,1 |
-1,4 |
төзелеш эшләре турында |
36 |
121 |
1,2 |
Арту 3,4 тапкыр |
Җәмгысе: |
9323 |
10085 |
100 |
+8 |
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау барышында гомуми йорт милкен карап тотуда закон бозу фактлары буенча 1319 күрсәтмә бирелгән (2018 елның 1 яртыеллыгында – 1983), 293 беркетмә рәсмиләштерелгән (2018 елның 1 яртыеллыгында – 400). Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган һәм Инспекция күрсәтмәләрен билгеләнгән вакытта үтәмәгән өчен хокук бозучылар 5896,4 мең сумлык (2018 елның I кварталында – 871,25 мең сум) штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылган.
Моннан тыш, Инспекция тарафыннан административ йогынты чаралары күрелгән 132 мөрәҗәгать буенча эш материаллары Прокуратурага прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен җибәрелгән.