2018 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләүне анализлау.
2018 елның 6 ае эчендә инспекциягә 9011 мөрәҗәгать кергән (2017 елның шул ук чорында – 10910), ягъни 17,4% кимегән (ТР ДТИ рәсми сайтында тулы мәгълүмат булу сәбәпле, азрак мөрәҗәгать итә башлаганнар).
Барлык мөрәҗәгатьләрнең 674 – кабатлана, 930 – тиешле ведомствога җибәрелгән, 1711 – урынга чыгып карап тикшерелгән.
Мөрәҗәгатьләрдә куелган сораулар тематикасы |
2017 елның 1 яртыеллыгында сораулар саны |
2018 елның 1 яртыеллыгында сораулар саны |
сорауларның гомуми саныннан % |
Кимү (-), үсеш (+) % |
гомуми йорт милкен карап тоту турында |
7688 |
6602 |
70,8 |
-14,1 |
коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау турында |
3509 |
980 |
10,5 |
кимү 3,6 тапкыр |
коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты турында |
1591 |
866 |
9,3 |
-45,5 |
торак хезмәтләре күрсәтү сыйфаты турында |
610 |
281 |
3,0 |
кимү 2,2 тапкыр |
капиталь ремонт үткәрү кирәклеге, капиталь ремонттан соң кисәтүләр турында |
605 |
190 |
2,1 |
кимү 3,2 тапкыр |
идарәче оешмаларның эше турында |
289 |
152 |
1,6 |
-47,4 |
торак биналарны үзгәртеп планлаштыру турында |
263 |
216 |
2,3 |
-17,9 |
төзелеш эшләре турында |
107 |
36 |
0,4 |
кимү 3 тапкыр |
Җәмгысе: |
14662 |
9323 |
|
-36,4 |
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау барышында гомуми йорт милкен карап тотуда тәртип бозу фактлары буенча 1983 күрсәтмә бирелгән (2017 елның 1 яртыеллыгында – 2136), 400 беркетмә рәсмиләштерелгән (2017 елның 1 яртыеллыгында – 420). Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган һәм Инспекция күрсәтмәләрен билгеләнгән вакытта үтәмәгән өчен хокук бозучылар 871,25 мең сумлык (2017 елның I кварталында – 1433,3 мең сум) штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылган.
Моннан тыш, Инспекция тарафыннан административ йогынты чаралары күрелгән 182 мөрәҗәгать буенча эш материаллары Прокуратурага прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен җибәрелгән.